Я?гул
(
Янгул
) ?
Татарстан Республикасыны?
Балтач районындагы
авыл.
ТР Балтач районы Я?гул авылы Казаннан 117, Малмыждан 22 чакрым ераклыкта урнашкан татар авылы.
РДБАА
архивында сакланган 1678елгы м?гъл?матлар буенча, Я?гул авылында 42 ху?алык терк?лг?н. Аларда барлыгы 66 ир-ат заты ис?пк? алынган. Авылны? “Я?гул” атамасы биред? яш?г?н Янгол исемле кешене? исеменн?н алынган булырга тиеш дип фаразлана. Янгол авылга нигез салучы дип каралмый. Ч?нки 1678 елгы ис?пк? алу документларында Янголны? ?тисе Янбулат (Янгуват) та керг?н. Янгуватны? туган елы 1590 тир?сенд? дип фаразлана. Янбулатны? ?ч улы билгеле: Янгилде, Ал?й, Янгол. Янголны? 7 улы терк?лг?н. Аларны? 6сы Т?нт?р авылына к?ченг?н (икесе авылга нигез салучы дип санала). Бер улы (Дусмам?т) Я?гул авылында ?тисе янында калган. Я?гул авылы Шушма елгасы буена урнашкан и? боры?гы авылларны? берсе дип санала. Халык теленд? Я?гул авылы элек элект?н “Я?гул иле” дип й?ртелг?н. Халык теленд? “иле” ?ст?м?се н?къ мен? авылны? боры?гылыгын к?рс?т?. Шушма буена урнашкан “Борнак иле”, “Кара иле” (Кариле), “Таузар иле” шундыйлардан. Шушма буендагы авылларны? и? боры?гысы “См?ел” авылы дип ис?пл?н?. Монголлар тарафыннан Идел буе Болгарстанны? ?имерел?е дип 1223-1224 еллар ис?пл?н?. Н?къ мен? шушы таркалу чрыннан со? болгарларны? бер ?леше Чулман елгасы ??м тагын да т?ньяккарак Нократ елгалары буенча к?т?релг?нн?р. Бу вакытта Малмыж т?б?ге чирмешл?р карамагында булып болгарларны? бер ?леше Шушма елгасы буенча к?т?релеп, См?ел авылына нигез салганнар дип фаразлана. Шушма буеа урнашкан Балтач т?б?ге авылларны? (См?ел, Я?гул, Борнак, Салавыч ?.б.) халкын “нократ татарлары” дип саныйлар. Шушма буена урнашкан татарларны? борынгы болгар н?селенн?н булуны биред? яш?г?н удмуртларны татарларны “бигер” (болгар с?зенн?н алынган) дип й?рт?л?ре да д?лил булып тора. Нократ татарлары горкф-гад?тл?ре ??м холык-фигыльл?ре бел?н д? "Казан арты" (Арча т?б?ге) татарларыннан шактый аерылып тора. Шушма буе авыллары килеп урнашкан чорда Арча бел?н Балтач т?б?кл?ре арасында ?теп булмаслык кара урманнар (калдыгы х?зерге Арча урман ху?алыгына кер?) булган
1920 елга кад?р авыл шактый тиз ?с?. Халык саны т?б?нд?геч?: 1858 - 1935, 1897 - 2382, 1926 - 2835, 2002 - 1110. Мо?а авылны? Себер трактында (патша Екатерина Икенче чорында т?л?) булуы да зур йогынты ясый. С??д?г?рл?р арасында ?юп Х?с?нов и? эрел?рд?н санала Шушма елгасында т?зелг?н аны? су тегерм?не тир?-юньд? дан тота.. ?юп бай ак он, ярмалар ?итештер? бел?н ген? чикл?нми, халыктан зур к?л?мд? бодай сатып ала ??м аны баржаларга т?ятеп, Петербурга озату бел?н д? ш?гыльл?н?. Вятка елгасында Гоньба пристаненда (Малмыж ?язе) аны? бодай складлары була. Революцияг? кад?р авылда почта станциясе булу да авылны? абруен к?т?р?. Озак еллар д?вамында Я?гул волость ?з?ге булып тора.
1928 елда ук Я?гул авылында колхоз т?зел? башлый. Аны? “Я?а тормыш” исеме б?генг?ч? к?м?к ху?алык атамасы булудан туктамаган. 1932 елдан башлап х?лле крестьяннар ??м с??д?г?рл?р “кулак” исеме тагылып, авылдан куыла, т?рм?л?рг? утыртыла, с?рген? куыла. Архив исемлекл?ренд? Я?гул авылыны? репрессия корбаннары буларак 40тан артык гаил? терк?лг?н.
Б?ек Ватан сугышына авылдан 600д?н артык кеше китк?н. Шулардан 400д?н артыгы сугыш кырыннан ?йл?неп кайтмаган. 200д?н артык фронтовик ис?н-сау ватанга ?йл?неп кайтканнар. Шуларны? 26сы нимес ?сирлегенд? булган дип терк?лг?н. Авылдаш Габдулла Гарифуллин Берлинны алу сугышында к?рс?тк?н батырлыклары ?чен Советлар Союзы Герое исемен? лаек булган. Архивтагы наградной листта мондый юллар бар: “...Берлин ?чен барган сугышта артиллерист Гарифуллинны? орудиесе дошманны? 5 пулемет ноктасын, сугыш кир?к-яраклары т?яг?н 2 автомашинаны, 1 команда пунктын, 60 солдат-офицерын юк итте. Шулай итеп, безне? пехотага юл ачты... 23 апрельд? к?чле пулемет-автомат уты астында Берлин урамнарыны? берсенд? яшеренеп биек башняга к?т?релде, байракны башняга беркетте. Нимесл?р байракны к?реп, аны пулемет утына коендыра башладылар. Гарифуллин башняга кабат менеп китте ??м байракны башняны? и? югары ноктасына урнаштырды... Шуннан со? безне? пехота ≪Ура!≫ кычкырып ????мг? к?чте ??м тулы бер кварталны яулап алдык. Ул к?нне артиллерист Гарифуллинны? орудиесе дошманны? 9 станоклы пулеметын, 1 орудиесен, ≪фаустник≫ т?ркеменд?ге 8 солдатын, 30га якын автоматчысын юк итте..≫
1742 елгы указ нигезенд? Я?гул авылында (бу чорда 60 ху?алык булган) м?чет ?имертелг?н. ?би патша чорында м?чет торгызылган ??м 1920 елга авылда м?четл?р саны 3к? (?ч м?х?лл?) ?итк?н. 1930 елда м?четл?р ябылган. Арча кантоны таркатылып районнар т?зелг?нд? (1930 ел) Я?гул авылында районда беренче булып урта унъеллык м?кт?п ачылган.
Климат уртача континенталь.
Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе
буенча климатны? коды: Dfb
[2]
. Уртача еллык ?ава температурасы 3.6 °C.
[3]
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
- М?х?мм?тшин Г. Балтач энциклопедиясе
- Зарипов Р. Тир?н тамырлы Т?нт?рем
- М?х?мм?т?анов М. ?р?м?л?р шавы
- РДБАА
материаллары, 1678 ел
- Россия Х?рби Архивы (Подольск)